«Ватанга хезмәт итү – изге эш»: тарих сәгате (6+)

18 февральдә, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Ватанга хезмәт итү – изге эш» дигән тарих сәгате үткәрде.

Китапханәченең чыгышы электрон презентация белән үрелеп барды, аның ярдәмендә балалар армия тарихы, сугышчан үткәннәр турында мәгълүмат алды, күренекле полк һәм флот җитәкчеләре тормышы, шулай ук язучылар һәм шагыйрьләрнең тарихи вакыйгаларны яктырткан әсәрләре белән таныштылар. Алга таба укучылар «Ватанны саклау дигән һөнәр бар!» блиц–викторинасында актив катнашты. Чарага килүчеләрнең һәрберсе, гаскәр төрләре, хәрби һөнәрләр турында сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен һәм тапкырлыкларын сынап карый алды, һәм шулай ук сугышчан батырлык турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде.

Поделиться: